Такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль идарәсе тарафыннан 2022 елның 14-25 ноябрендә такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча Бөтенроссия «кайнар линиясе» оештырылачак.

Бүлек белгечләре, шулай ук Нурлат филиалының гигиена һәм эпидемиология үзәге каршындагы кулланучылар өчен консультация пункты белгече гражданнарга һәм эшкуарларга такси һәм каршерингтан файдаланганда транспорт хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре, такси агрегаторлары эшчәнлеге, шулай ук әлеге категория хезмәтләрдән файдалану куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.

Гражданнарга тематик консультацияләр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә (Татарстан) 8(84345) 2 -19-71, 2-08-83 көн саен 09.00 дән 17.00гә кадәр, ял көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00кә кадәр тәнәфес, шулай ук 8(84345)2-05-40 номеры буенча консультация пунктында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International