Торак-коммуналь түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү мөмкинлеге өлкән буын вәкилләрендә торган саен зуррак кызыксыну уята.
Пандемия чорында аеруча да шулай булды бу, чөнки 60 яшьтән өлкәнрәкләр кеше күпләп җыела торган урыннарга чыгарга тырышмадылар бит. Үз сәламәтлекләре турында кайгырту өлкәннәрне заманча гаджетлар һәм аларның мөмкинлекләренә тагы да якынайтты. Хәзер исә боларны өйрәнер өчен урыннар да бар. Мәсәлән, җирлекара үзәк китапханәдә “Компьютер грамоталылыгы нигезләре” курслары үткәрелә.
– Бу проект күптәннән тормышка ашырыла инде, – ди мәгълүмати хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Анастасия Романова. – Биредә без өлкән буын вәкилләрен компьютер грамоталылыгына, мобиль кушымталар белән эшләргә өйрәтәбез. Цифрлаштыру елында бу аеруча мөһим. Владимир Сафандеев шул максатлар белән китапханәгә Чуваш Мәнҗесеннән килгән. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеты аша коммуналь хезмәтләр өчен түләргә өйрәнү теләге бар икән.
– Моңа кадәр улым түли яки үзем банкка бара идем, – ди ул. Анастасия Романова аңа “шәхси кабинет”ын көйләргә булышты. Владимир Петрович “укытучы”сы артыннан игътибар белән, бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмаска тырышып күзәтте.
– Анда бар нәрсәне дә эшләп була, – ди ул, смартфон экранына бармагы белән төртеп. – Хастаханәгә барырга кирәк, хәзер менә кабул итүгә язылырга өйрәнәчәкмен.
Әлеге курсларга нурлатлылар зур теләк белән килә. Аларга бу хакта Пенсия фондында хәбәр итәләр. Китапханәдә әйтүләренчә, күбесе “үзләренеке”, китап укучылар арасыннан.
– Атнага бер тапкыр китапханәгә китап алырга һичшиксез киләм. Бер көнне килсәм, яшьтәшләрем курсларга җыелган. Шунда нәрсә, ничек дип кызыксынып киттем дә. Һичшиксез язылачакмын. Интернет аша “коммуналка”ны түлисем килә. Балалар яки оныклар да телефоныма кушымтаны урнаштырып бирә алырлар иде анысы, әмма биредә күбрәккә өйрәнермен дип уйлыйм, – дип уртаклашты Людмила Емельянова. – Узган ел көздән җәйгә кадәр диярлек беркая да чыгып йөрмәдем, квитанцияләрне түләргә дә, кирәкяракларны алырга да волонтерлар булышты. Аннан шәһәрдән китеп бардым, октябрь азагында гына кайттым. Шул вакыт эчендә квитанция тотып банкка йөрү дә онытылып бетте инде. Һичшиксез киләчәкмен, үзем дә кушымтаны куйдыртам.
Анастасия Романова һәм китапханәче Гөлгенә Нәбиуллина сөйләгәнчә, пенсионерлар курсларда башка нәрсәләргә дә өйрәнәләр. – Счетчикларның күрсәткечләрен алырга да өйрәтәбез, – ди Анастасия Романова. – Бездә хәзер 10 кешелек төркем җыелды. Кайчагында кемнәргәдер аерым аңлатырга туры килә, аларны шәхси дәрескә чакырабыз, җентекләп өйрәтәбез. Канәгать калмаучылар юк кебек. Китапханәдә әйтүләренчә, курсларга йөрүчеләрнең күбесе актив тормыш позициясенә ия: машина йөртәләр, сәяхәтләргә йөриләр. Шуңа да еш кына телефон аша дәүләт салымы түләү, билетлар алу белән кызыксынучылар да була. Һәм моңа кадәр әлеге эшләрне башкару өчен юлга һәм чиратларга никадәр вакытны әрәм иткәнбез бит дип аптырыйлар.