Чара махсус операциянең хәрби бурычларын үтәүдә катнашучыларның авыруларын вакытында ачыклау һәм профилактикалауга юнәлдерелгән.
Тирәнәйтелгән диспансерлаштыру тикшеренүләрнең киңәйтелгән исемлеген үз эченә ала. Стандарт анализлардан тыш, ветераннар тар белгечләргә дә күренә. Имгәнүләр алганнан соң барлыкка килә торган өзлегүләрне диагностикалауга аерым игътибар бирелә. Моның өчен ЭКГ, кирәк булганда – УЗИ, шулай ук психолог консультациясе үткәрелә.
СВО ветераны Сергей Крайнов белән без сишәмбе иртәсендә гомуми практика табибы кабинеты янында очраштык. Кулында-медицина картасы, ЭКГ тикшеренүе нәтиҗәсе.
- Анализлар тапшырырга, берничә табибны узарга өлгердем инде. Бик уңайлы, медицина хезмәткәрләре һәр кабинетка озата бара, беркайда да чиратта тормыйбыз, - дип билгеләп үтә диспансерлаштыруның уңай якларын Сергей Крайнов. - Әлбәттә, спортчы буларак, мин ярышларга рөхсәт алыр өчен медицина каравын еш узам, ә менә тар белгечләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итәм. Шуңа күрә диспансерлаштыру – бик мөһим һәм кирәкле чара, дип саныйм.
СВОның тагын бер ветераны - Борис Лачугин да тирәнәйтелгән медицина тикшеренүе узу мөмкинлегеннән файдаланырга теләүчеләрнең берсе.
- Кайткач та, врачларга баруны бик озак кичектереп тордым. Монда бер көн эчендә миңа тулы тикшеренү уздырдылар, терапия билгеләделәр. Безнең турыда чыннан да кайгыртуларын сизәм, - дип уртаклашты ул. – Психологтан консультация алу мөмкинлеге булуы да яхшы. Безнең өчен хәрби хәрәкәтләр тәмамланса да, анда, махсус операция зонасында, безнең хезмәттәшләребез калды бит. Мондый очракларда психологик ярдәм алырга кирәк.
«Ватан сакчылары» фонды координаторы Татьяна Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, Фондның төп бурычларының берсе – хәрби хәрәкәтләр ветераннарының сәламәтлеге турында кайгырту.
– Без сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, бу аларның тулы канлы тормышка кайтуы өчен кирәк, – дип билгеләп үтте Татьяна Әхмәтҗанова.
52 яшьлек Леонид Куценко өчен хәрби хәрәкәтләре шулай ук үткәндә калган инде. Диспансерлаштыру кысаларында тикшеренү үтү белән бер вакытта ул шифаханә-курорт дәвалавы өчен документлар да җыя икән. Ул махсус операциядә катнашучылар өчен илдә тудырылган тернәкләндерү шартларын уңай бәяли.
- Мондый тирәнәйтелгән диспансерлаштыру Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Ватан сакчылары» дәүләт фонды инициативасы буенча махсус программа кысаларында беренче мәртәбә үткәрелә. Шунысы куанычлы, аны үтәргә районыбызның күпчелек СВО ветераны ризалашты. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча киләчәктә күзәтү астына алу өчен мәгълүматлар базасы булдырыла. Кирәк булганда өстәмә тикшеренү яки стационар дәвалану өчен Яр Чаллыдагы безнең район беркетелгән хәрби госпитальгә җибәрәчәкбез, - дип билгеләп үтте Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев.