Илдус Диндаров яшь нурлатлылар белән очрашу үткәрде

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Әдәбият сөюче һәм үз каләмнәрен иҗатта сынап караучы мәктәп укучылары узган атнада чын язучыдан мастер-класс алды. Алар белән очрашуга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, 20ләп китап авторы Илдус Диндаров килде.

Әңгәмә форматын алган чара барышында укучыларны иң элек, әлбәттә инде, күренекле әдипнең иҗаттагы тәүге адымнары, әдәби тәҗрибәсе белән кызыксындырды. Чөнки сыйныфтан тыш чараларда якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелсә дә, аларның үзләре белән очрашу һәм сөйләшү башка тәэсирләр калдыра бит. Бигрәк тә Илдус Гали улы кебек киңкырлы каләм иясе белән: ул журналист та, публицист та, проза һәм шигырь әсәрләре яза, белешмәлекләре төзүче, биографик басмалары да бар. Әдәбият өлкәсендә яуланган уңышлар янчыгы да елдан-ел дәрәҗәле казанышлар белән тулылана бара. Әйтик, ул ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе үткәргән әдәби әсәрләр конкурсында «Повесть» (яшүсмерләр әдәбияты) номинациясендә 22 дәгъвачы арасында призлы урын алган. Язучының тагын бер горурлыгы- агымдагы елда республиканың легендар хәйриячесе Әсгать Галимҗановка багышшлап бастырылган «Изге җан» китабында аның «Мәңгелек сәфәр» шигыренең дә урын алуы. Илдус Диндаров даими иҗади эзләнүдә, шул ук вакытта яшь буын арасында киләчәктә аларга алмашка килә алырлык яшьләрне эзләү, аларның осталыгын һәм сәләтен үстерү юнәлешендә дә эшли. Укучылар белән очрашулар оештыруының максаты да шул.

- Һәр язучының бурычы – иҗат белән мавыккан, илһам алган, каләмнәрен сынап караган балаларны табу һәм аларга ярдәм итү, - диде ул. Чарада катнашкан укучылар арасында да язарга тырышучылар булуы ачыкланды. Әйтик, 1нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары Ксения Лисина һәм Милана Захарова күптән түгел шигырьләр язу белән мавыгып киткәннәр, алар үзләренең иҗат җимешләрен халык игътибарына да тәкъдим иттеләр. Ә менә гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Полина Ногманова 4 ел эчендә шактый хикәя, шигырь һәм мәкаләләр язарга өлгергән. Моңа кадәр төп укучылары – таныш-белешләре булган. Хәзер исә профессиональ язучыдан объектив бәя алу мөмкинлеге барлыкка килде. Илдус Гали улы аларның иҗади омтылышларын хуплады, аларның статьялары буенча үз тәкъдимнәрен бирергә, киләчәктә яңа темалар өстендә бергә эшләргә әзер булуын билгеләп үтте.

- Иң элек шуны истә тотарга кирәк: шигырь язу – күңел ачу түгел, һәр шигырь укучыга мәгълүмат бирергә, аны уйландырырга һәм кызыклы булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Шигырь яза башлаучыларның төп хатасы -танылган шагыйрьләр иҗатына ияреп, аларның фикерләрен  кабатлап язу. Әгәр дә кеше каләм ала икән, ул иҗатының үзе өчен генә булмавын аңларга тиеш. Шагыйрьнең үз фикере булуы, аны үзенчәлекле итеп белдерүе шарт. Аннан, даими язып торырга да кирәк, югыйсә каләм тупаслана башлый.

Илдус Диндаров, моны раслап, укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, нинди темаларга өстенлек бирүе, яраткан язучылары турында сөйләде, үз китаплары белән таныштырды. Очрашуда төрле милләт вәкилләре катнашты, шуңа күрә ул рус һәм татар телләрендә алып барылды.

- Балалар нинди генә телдә сөйләшсәләр дә, әдәбият белән кызыксынулары – уңай күренеш, - диде ул. - Бүгенге көндә виртуаль мохиткә чумган яшь буынга матур әдәбият турында сөйләү аларны рухи яктан үстерә, аларга тормышта ярдәм итә. Бу яктан да очрашулар кирәкле. Әмма шигырь язучылар арасында мин бүген татар телендә иҗат итүчеләрне дә, егетләрне дә күрмәдем. Алар әдәбият белән шөгыльләнмиләр икән дигән фикер калды. Бик кызганыч. Баланың кайсы телне үзләштерәчәге инде бишектән, әти-әни тәрбиясеннән килә бит…

Чарада катнашкан туган тел һәм әдәбият укытучылары язучыларның үзләре белән очрашу балаларга әхлакый тәрбия буенча файдалы, дип билгеләп үттеләр.

– Бүгенге очрашудан соң укучыларда Илдус Диндаровның китапларын укырга теләк артачак дип уйлыйм, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Яңа Иглай мәктәбе укытучысы Илсөяр Гайнетдинова.  - Алар Илдус Галиевичның шәкертләре булып китсен, безнең әдәбиятыбыз яшәсен, Нурлат районының күренекле кешеләре тагын да артсын иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International