Татарстанда шәфкатьлелеккә беренче һәйкәл Нурлатта куелды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Нурлатта Татарстан Республикасында беренче мәрхәмәт символы һәйкәле – «Тузганак» ачылды.

Нурлатта тынычлыкны һәм игелекне гәүдәләндерүче "тузганак" һәйкәле куелды. Аның авторы-халыкара игелек академиясенә нигез салучы һәм президенты Григорий Потоцкий.

"Проблемаларны, шул исәптән глобаль проблемаларны хәл итүдә нәкъ менә яхшылык ярдәм итә. Дөньяның күп кенә илләрендә мондый һәйкәлләр урнаштырылган һәм безгә Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып, Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып аны үзебездә ачу мөмкинлеге бирелде. Берничә ел эчендә бөтен ил буенча 100 шундый скульптура ачу планлаштырыла. Без скульпторга Нурлатка бушлай бүләк өчен рәхмәтле", - диде ачылуда Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте депутатлар төркеме әгъзалары, «Татарстан - Яңа гасыр» башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова җитәкчелегендә узды.

Мактаулы хокук-һәйкәлдән ак тукыманы төшерү хокукы шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 10нан артык китап авторы, район чараларында актив катнашучы, хәйрияче Фәүзия Мөхәммәтова һәм Нурлатның яшь талантлы йолдызчыгы, «Барысыннан да яхшырак» телевизион тапшыруында катнашучы Изабелла Булановага бирелде.

Нурлатлылар исә, бигрәк тә микрорайонда яшәүчеләр «Тузганак» урнаштырылган микрорайонда сквер төзү белән бергә тынычлыкны һәм игелекне символлаштыручы истәлекле билге барлыкка килүен бик шатланып кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International