Көндезге 1ләр тирәсенә паркның фонтан территориясе кулларына чиләк, шешәләр, су сипкеч пистолетлар тоткан нурлатлылар белән шыплап тулган иде. “Су сугышы” исә чын-чынлап Нептун көнен хәтерләтте, анда катнашкан һәркемнең бер генә чыланмаган җире дә калмады. “Минем өскә килә килүгә үк бер чиләк су салдылар, әлбәттә, мин дә бурычлы калмадым. Бик кызыклы булды, оештыручыларга рәхмәт”, – ди шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы Аделя. “Бездә мондый чаралар еш булмый бит, "Нурлат-Online" администраторлары тагы да шундый тамашалар оештырсын иде”, – дип кушыла аның дус кызы Настя да. Хәер, мондый су сибешү уены өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә дә хуш килде. Күбесе катнашты да. “Яшь чакта без уйнаган “яңгыр боткасы” бит инде бу, рәхәтләндек, яшь чаклар искә төште”, – ди әнә инде бишенче дистәсенә якынлашкан Халидә апа Хәмитова. Хәер, “Су сугышы”ннан оештыручылар үзләре дә канәгать калдылар. “Чарада катнашучылар без көткәннән дә күбрәк булды. Үзем дә катнаштым, киемнәрем сыгып алырлык булды. Ә оештыру идеясен төркемебез әгъзаларының берсе Адель Тимош тәкъдим иткән иде. Мондый “Нептун көнен” якын араларда тагы үткәрмәкче булабыз әле”, – дип тәэсирләрен һәм планнарын уртаклашты "Нурлат-Online" төркеме әгъзаларының берсе Ринат Әһлиуллин.