Нурлатта Марат Әхмәтов булып китте

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Ул район башлыгы Наил Шарапов озатуында район кырларын карап чыкты. Аннан министр “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов Нурлатта уңышны елына күрә яхшы булачак, дип билгеләп үтте. “Игенчелек культурасын белеп эш иткәнгә, районда уңыш башкаларга караганда күпкә яхшырак булырга охшаган”, – диде министр. Шунда ук республика җитәкчелегенең аграр тармактагы сәясәте, бу уңайдан яңа программалар турында сөйләде. “Якын араларга төп максатыбыз дым дефициты шартларында югары уңыш алу юлларын әзләү”, – дип авыл хуҗалыгы өлкәсендәге якын араларга куелган бурычларны да җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International