Ул шәһәр үзәгендә төзелеп килә.
Урыны да очраклы гына сайланмаган дип уйлыйбыз: Габдулла Кариев скверы “Театр” скверы һәм Мәдәният сараеннан ерак булмаган җирдә урнашкан. Сквер булдыру идеясе юкка гына тумаган.
- Бу мин Нурлатта баш архитектор булып эшләгән вакытта, 2018-2019 елларда булды. Район башлыгы Алмаз Сәлим улына танылган якташыбызга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Аны урнаштыру өчен төрле вариантларны эзли башладык. Урыны уңышлы сайланды дип уйлыйм, - диде архитектор Муса Вилданов.
Муса Габделхак улы архитектура өлеше белән шөгыльләнә. Татар милли театрына нигез салучыларның берсе, драматург Габдулла Кариев һәйкәлен ясауны исә скульптор Александр Дресвянниковка ышанып тапшыралар, ул - “Спорт” паркындагы футболчы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов һәйкәленең дә авторы.
- Ул эскизлар, һәйкәлнең кечкенә моделен тәкъдим иткән иде, аны комиссия раслады, – диде архитектор. - Һәйкәл үзе дә әзер инде. Хәзер пьедесталын эшләп бетерәсе генә кала, аны гранит белән тышлау, кайтару һәм урнаштыру күздә тотыла.
Әлеге этапта төзү эшләре белән «Континент» подрядчы оешмасы шөгыльләнә, аның эшчәнлеге нурлатлыларга чишмәне реконструкцияләү һәм алар йөри торган башка җәмәгать урыннары буенча да билгеле.
Тиздән сквер ачылачак. Ул нәфис сүз сөючеләр, театр сөючеләр өчен генә түгел, яраткан шәһәрнең тыныч, уңайлы, яшел почмагында ял итүне өстен күрүчеләрне дә үзенә тартып торыр дип өметләнәбез.