Бүгенге көндә иң актуаль тема – бәрәңге уңышы. Яздан бәрәңге утыртып, яңгырларга кадәр аның уңышын җыеп алу белән белән мәшгуль булган авыл кешеләренең телендә дә шул бу көннәрдә.
Чөнки, ни генә димәсеннәр, кышка бәрәңге белән керсәң, күңел күпкә тынычрак. Узган кышта кибетләрдә икенче икмәкнең килограммы 70 сумга җитте! Шуңа мең төрле мәшәкать белән булса да, аны үзе үстерергә тырыша һәркем.
Кече Камышлыда яшәүче Кульметьевлар хәтта ике бакчада үстерә аны, барысы бергә 24 сутыйга җыела икән. Хуҗалыклары зур, мал-туар күп, ә артыгы сатуга чыга – моның белән утырту, бу яшелчәне эшкәртүгә киткән чыгымнарны каплыйлар дисәк тә була. Бу көннәрдә алар, барлык күршеләре кебек, бәрәңге казу белән мәшгульләр. Без менә нәрсәгә игътибар иттек: буразналар арасында ник бер чүп булсын, бәрәңге сабагы әле дә ямь-яшел.
- Бәрәңге уңышы орлыкка бәйле – бу сортны берничә ел элек Аксубай районыннан алып кайткан идек. Сабаклары калын, куе, шуңа туфракта дым озак саклана, бәрәңгесе кайсы елда да эре була. Колорадо коңгызы да бик килми,-ди хуҗа Владимир Кульметьев, йом-йомшак туфрактан шома сары һәм алсу бәрәңгеләрне чыгарып.
Бәрәңге казыр алдыннан алар сабакларын чабып түгел, йолкып алалар. Болай эшләгәндә астагы вак чүпләре дә йолкынып бара икән. Уңышны элеккечә агач көрәк белән казу гадәте дә яши әле гаиләдә. Ничәмә еллар буена йортта хезмәт иткән җип-җиңел көрәк хуҗа кулында очып кына тора.
- Мондый көрәк белән бәрәңге киселми. Аннан, туфрак та йомшак, - ди Владимир Алексеевич эштән аерылмый гына.
Инде 40 елдан артыграк «Татнефть» системасында хезмәт итә ул, «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы»дигән мактаулы исемгә ия. Ике улы да әтиләре эзеннән киткәннәр, аның янәшәсендә хезмәт куялар. Эше сменалы булгач, ныклы хуҗалык тотарга да вакыт таба. 2 баш сыер, тана, бозаулар, сарыклар да асрыйлар, бакчада да бар нәрсә, хәтта кавын белән карбыз да үсә. Алары нигездә тормыш иптәше Лия Степановна карамагында булса, бәрәңгене елда бергәләшеп карыйлар.
- Орлыкны көздән әзерләп калдырабыз, туфракка мул итеп черемә кертәбез. Җәен бәрәңгенең төпләрен биек итеп өябез. Орлыклык бәрәңгене исә аерым саклыйбыз. Сакларга салыр алдыннан базны киптерәбез, известь, көл эремәләре белән эшкәртәбез, аска да коры көл сибеп калдырабыз, – дип бәрәңге үстерүнең гади, әмма мөһим кагыйдәләрен санап китә хуҗа.
– Ә өстенә камыш сабаклары каплау яхшы, - дип сүзгә кушыла Владимир Алексеевичның әнисе Роза Николаевна. – Камышка тычкан ияләшми, аны без элек көлтәләр яисә келәм ясап җәя идек. Инде 86 яшен тутырса да, бакча эшләрен күз угыннан җибәрми, улына һәм килененә шулай киңәшләре белән ярдәм итеп тора икән әле.
- Бәрәңге гомер-гомергә үстердек, тик үз бакчабызны карарга вакыт кына булмый иде, колхоз эшеннән кайтып кермәдек бит. Аның каравы бәрәңге кортлары юк иде. Ә бәрәңге чыгару ярминкәне хәтерләтә, бер-ике көн эчендә алып бетерә идек, – дип искә ала ул. Кульметьевлар бәрәңгенең бер өлешен генә алганнар, төп өлеше казылмаган әле. 10 тонналап чыгар дип фаразлыйлар. Уңышның сере - җирне кадерләүдә, дип саныйлар. «Җирне яратырга кирәк, шул чагында ул да сиңа рәхмәтле булачак", – ди Владимир Алексеевич.