Һәр бала өчен билгеле бер чорда балалар бакчасы икенче өйгә әйләнә.
«Талым» балалар бакчасына да тимерьюлчылар микрорайонындагы берничә буын балалар бик теләп йөри. Балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән карыйлар, аларга беренче тормыш дәресләре бирәләр. Чөнки еш кына баланың киләчәк язмышы шуңа бәйле.
Без, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, гәрчә ул шәһәр читендә булса да үз балаларыбыз өчен бу бакчаны сайладык, чөнки биредә балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Педагоглар барлык бүлмәләрне һәм төркем бүлмәләрен зәвык белән бизәгән. Ә балалар бакчасында капиталь ремонт барганда, аның хезмәткәрләре бөтен көче белән төзүчеләргә булыштылар.
Безнең «Талым» территориясе заманча стильдә бизәлгән, җәйге вакытта аның клумбаларын төрле чәчәкләр бизи, биредә балалар өчен уен җиһазлары урнаштырылган.
Балаларны әти-әниләре белән хәерле иртә һәм яхшы кәеф теләп, Смешарик каршы ала. Асфальтка физик һәм танып-белү үсеше өчен якты һәм матур уеннар төшерелгән.
Бик күп еллар балалар бакчасының тату коллективы белән тәрбияче вазифасында үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәргән, хезмәт сөючән мөдире Роза Абдуллина җитәкчелек итә. Үзенең педагогик коллективы өчен ул җитәкче генә түгел, остаз да.
Без һәр иртәне балаларыбызны бирегә алып килеп җиңел күңел белән аларны монда көне буена калдырабыз. Чөнки балалар бакчасында аларга бик ошый, алар тәрбиячеләрнең игътибарын, калган хезмәткәрләрнең кайгыртучанлыгын күрп тәрбияләнәләр. Моның өчен без «Талым» коллективына бик рәхмәтле.
Автор: әти-әниләр исеменнән З. Мокшанова
Фото: "Нурлат-информ"архивыннан