«Континент» төзелеш компаниясе төрле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча күләмле эшләр башкара.
Су белән тәэмин итүне үз эченә алган объектларны да аз, эссе җәйдә бу аеруча символик мәгънәгә ия.
Мәсәлән, Иске Иглайда авылдан километр ярым ераклыкта урнашкан чишмәдән суүткәргеч сузганнар. Бу көннәрдә исә алар Яңа Иглайга керү юлында урнашкан «Иглай бабай чишмәсе»н төзекләндерү эшен дәвам иттерәләр. Бирегә тәмле су алырга тирә-як авыллардан гына түгел, шәһәрдән дә килә. Тик менә бай тарихлы чишмә генә төзүчеләр кулы тиюен күптәннән көткән иде. Һәм менә көтеп җиткерде дә! Бу көннәрдә һәркайсын төзүче һөнәре берләштергән ташчылар, бетончылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка эшчеләр аның территориясен яңарту белән мәшгульләр.
Эшкә бер ай элек тотынган идек, - диде төзелеш компаниясе директоры Вячеслав Тихонов. - Күләмле демонтажлау эшләрен кул белән башкарырга туры килде.
Хәзер инде күзгә күренерлек үзгәрешләр дә бар. Терраса стеналары төзелгән, биредә чәчәкләр утыртасы гына калып бара. Эшчеләрнең бер өлеше керү юлын төзекләндерү белән мәшгуль, икенчеләре тротуар плитәсе түши, кайберләре эретеп ябыштыру эшләрен башкара: беседка конструкцияләрен, япмалар ясый...
- Чишмәнең кирпеч-бетон конструкциясе дә яраксыз хәлгә килгән иде, аны тулысынча сүттек һәм яңа баштан бетонладыу, аннары аны декоратив таш белән тышлаячакбыз, күгәрми торган материалдан яңа сыешлык эретеп ябыштырачакбыз, – дип төзелеш эшләре белән таныштыруын дәвам итте Вячеслав Сидорович.
Төзелеш компаниясе директоры сүзләренә караганда, алар объектны сентябрьнең беренче декадасында тапшырырга ниятлиләр. Ул нурлатлыларны машиналар өчен тукталыш урыны белән дә, гомумән, уңайлылыгы һәм матурлыгы белән дә сөендерәчәк. Моның өчен төзүчеләрнең һәркайсы күп көч куя. Мәсәлән, Эмиль Морадыймов әлеге төзелеш компаниясендә 13нче ел эшли.
– Чишмәдә башта экскаваторда демонтажлау эшләрендә, территорияне планлаштыру белән шөгыльләндем, хәзер исә брусчатка җәюгә керештем, – диде ул. Башка тәҗрибәле төзүче-монтажчы Шамил Хәбибуллинның да әлеге эше гөрләп бара. Гомумән алганда, объектта эшләүче 9 эшченең һәркайсы төзелеш тармагында кирәкле берничә белгечлеккә ия.
- Катлаулы чорлар безне дә читләтеп үтмәде, - ди Вячеслав Тихонов. – Әмма егетләрнең барысы да мактауга лаек, хәлне аңлап кабул иттеләр, аның каравы, төзелеш тармагында берничә һөнәргә ия булдылар. Күңелләрен биреп эшлиләр. Төзүчеләр, игенчеләр кебек үк, уңай һава торышыннан файдаланып калырга ашыгалар. Ул чишмәдәге эшләрне тизрәк төгәлләргә һәм объектны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, диләр. Чөнки нурлатлылар аны түземсезлек белән көтә бит.