Нурлат тимерьюлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2022 елның 7 августы, якшәмбе

Нурлатлы Алексей Куркин быел тимерьюлчылар көнен 10нчы тапкыр билгеләп үтәчәк.

Авыл хуҗалыгы белеме алган яшь егетне язмышы тимер юл белән очраклы рәвештә бәйли. Һәм хәзер инде ул бер генә эш көнен дә Нурлат тимер юл станциясенә якынайганда яңгыравыклы тавыш биреп кычкырткан поездлардан башка күз алдына  китерә алмый. Поездлар  һәлакәтләрсез йөри икән, димәк, тимер юллар белән дә барысы да тәртиптә. Чөнки юл күчерү  ремонты буенча бригадир Алексей Николаевич кул астында хезмәт куючы сигез кеше нәкъ менә тимер юлларның төзеклеге өчен җавап бирә бит.

Менә бу -  юл шаблоны, ул рельслар арасын үлчәү өчен кулланыла, - дип таныштырды  әңгәмәдәшебез эш коралларының берсе белән. - Аның киңлеге 1520 миллиметр, ягъни рельслар арасы төгәл шулкадәр булырга тиеш. Без тимер юлларның торышын көндәлек тикшерү вакытында черегән шпалларны яисә кимчелекләр барлыкка килгән рельсларны ачыклыйбыз, аннан соң аларны алыштыруга керешәбез.

Алексей Куркин, үз эше турында сөйләгәндә, барыннан да элек, аның физик яктан авыр булуын билгеләп үтә. 3 метрга якын озынлыктагы рельсларның авырлыгын күз алдына китерүе кыен түгел, боларга әле аларны тоташтыру өчен кулланыла торган накладкалар, лом һәм кувалда кебек эш кораллары да өстәлә. Агымдагы ел башыннан, мәсәлән, Димитровградтан алып Клиновкага кадәр генә дә 3 меңгә якын шпалны алыштырганнар, аларның 500гә якыны Алексей Николаевич бригадасына беркетелгән Нурлат станциясенең 4 километрлы участогына туры килә.

Кешеләр поездда сәяхәт итүдән курыкмасын өчен, без үз эшебезне намус белән башкарырга тырышабыз, чөнки тимер юл хаталарны кичерми, – дип уртаклашты бригадир.

Сүз уңаенда, бу вазыйфада ул инде 7 ел эшли. Тимер юл тармагында хезмәт юлын III разрядлы монтер булып башлаган, Үз эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштергән, тәҗрибә туплаган. Квалификация күтәргәннән соң, Куйбышев кадрлар әзерләү үзәгендә аңа 23нче юл часте бригадасы өчен  җаваплылыкны йөклиләр аңа. Биредә аның оештыру сәләте һәм һәр кешегә якын килә белү сәләте дә ачыла. Авыр эш көненнән соң аны яраткан гаиләсе-хатыны Елена Викторовна, балалары Никита һәм Яна каршы ала.

Әлегәс Куркиннар нәселендә Алексей Николаевич-бердәнбер тимер юлчы, әмма кем белә, бәлки, киләчәктә аларда да династия  барлыкка килер. Чөнки нәкъ шулай гаиләдә һөнәри традицияләргә нигезе салына да бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International