Гүзәл Әхмәтҗанова нурлатлыларны коронавирустан профилактик прививка ясатырга өнди

2022 елның 6 августы, шимбә

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова шәхси үрнәге белән нурлатлыларны коронавируска каршы профилактик прививка ясатырга чакыра.

Бу атнада ул Нурлат үзәк хастаханәсе сырхауханәсенең прививкалау кабинетына ревакциналаштыру узу максаты белән килде.

 

- Вакцина ясатуыма ел бар узды. Хәзер ревакциналаштыру өчен иң кулай вакыт, - дип уртаклашты ул һәм тулаем вәзгыять турында хәбәр итте.

– Хәзерге вакытта районда коронавирус белән авыручылар саны буенча хәл тотрыклы булып кала бирә. Июль башыннан авыруның җиңел һәм уртача авырлыктагы авыруның берничә очрагы теркәлде. Республика территориясендә һәм тулаем ил буенча ковидка каршы чараларны куллану туктатылса да, бу һич тә без бу инфекция турында онытырга тиеш түгел, үзебезне саклау турында уйларга кирәкми дигән сүз түгел.

Ревакциналаштыру   вакциналаштыру кебек үк үткәрелә. Башта-табиб-терапевт  каравын үтәргә кирәк. Дөрес, анкетага вакцинацияне ничек кичердегез? кебек өстәмә сораулар да өстәлә. Участок терапевты Виталий Негодяев каравын шуннан башлады да. Шулай ук ул тән температурасын, кандагы кислород микъдарын тикшерде.

– Бүгенге көндә вакцинаның дүрт төре теркәлгән, бездә аларның барысы да бар, җитәрлек күләмдә запас булдырылган – 6500 доза, – диде Нурлат ҮРХ баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова. - Балалар өчен дә вакцина бар. Көзге сезон кергәнче көткәндә нурлатлыларны прививка ясау кабинетына килергә чакырабыз.

Әлегә вакытлы күчмә прививкалау пунктларын ачу турында сүз бармый, әмма, Татьяна Соренкова билгеләп үткәнчә, кирәк булганда, алар да булдырылачак. Тик, элекке кебек үк, урынга чыгып күмәк вакцинациналаштыруны да оештырырга була. Социаль яклау бүлеге, «Лукойл» хезмәткәрләре мондый мөмкинлектән файдаланып, ревакциналаштыру үтү өчен медицина хезмәткәрләрен үзләренә чакырганнар.

Гомумән алганда, бүгенге көндә 32760 кеше вакцинациналаштыруның беренче этабын, 32100 кеше икенче этабын узганнар.

 – Безгә халыкның  80 процентына вакцина  ясау планы куелды, без аны арттырып үтәдек, - диде баш табиб урынбасары.

Прививкалар ясау кабинеты гадәти режимда эшли. Вакцинаны теләге булган һәркем, хәтта чит ил гражданнары да ясата ала. Әмма шуны истә тотарга кирәк: Медицина учреждениеләрендә янә битлек режимы кертелде. Шуңа күрә сырхауханәгә барганда сулыш органнарын каплау турында онытмагыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International