Надежда Ивановна Храмованың авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюына 50 елдан артык.
Казанның Мирный бистәсендә узган Сабан туенда төп сәхнәдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын һәм ветераннарны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аларга фидакарь хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләнүчеләр арасында «Нурлат сөте» хуҗалыгының баш экономисты Надежда Храмова да бар.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.