Нурлат районы башлыгы Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында барган ремонт эшләрнең барышы белән танышты

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Биредә юлны ремонтлауны 1 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Бу көннәрдә Нурлат юл эшләре идарәсе хезмәткәрләре Андреевка авылы янында Кузайкино-Нурлат автомобиль юлының 69-75 чакрымында урнашкан участокта капиталь ремонт белән мәшгульләр.

Участокның гомуми озынлыгы 5 км 400 метр тәшкил итә.

Участокта 15 берәмлек техника эшли.

Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин эшне оештыру белән танышты.

«Узган ел 3 км 700 метр озынлыгында асфальтобетонның аскы катламын җәюгә нигез салу буенча эшләр башкарылды. Быел бу участокта асфальтның өске катламы җәелгән һәм өстәмә рәвештә 1 километр 700 метрда капиталь ремонтны дәвам итәбез. Хәзерге вакытта гамәлдәге юл полотносын сүтү бара. Киләчәктә грунтны ныгытып, җир катламын урнаштыру һәм юл өслеген җәю планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Нурлат юл эшләре идарәсе башлыгы Рафис Сафиуллин.

Юл төзүчеләр эшне 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Ә автомобиль транспорты хуҗаларын юл хәрәкәте иминлеге максатларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән килештерелгән маршруттан – Аксубай аша юлдан файдаланырга чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International