Нурлатның 8 нче мәктәбенең "Хыял" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Мәктәптә капиталь ремонт бару сәбәпле, лагерь быел Түбән Нурлат микрорайонындагы мәктәп базасында эшли. 

Лагерьга 100 бала йөри. Биредә көн саен төрле чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, дүшәмбе көнне «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрделәр.

Ә бүген балалар Түбән Нурлат микрорайонында урнашкан һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, мемориалга чәчәкләр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International