Хәтер һәм кайгы көнендә Нурлатта матәм митингы узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Күркәм традиция буенча нурлатлылар Хәтер һәм кайгы көнендә Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Матәм митингын район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов ачты.

- Дүрт ел эчендә сугыш бик күп гомерләрне алып китте. Әмма безнең халык бирешмәде җиңде. Без балаларыбызны илебезнең чын тарихын өйрәтеп үстерергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Линар Нурисламович митингта катнашучыларга.

Фронтта һәлак булган һәм тыныч вакытта алган яралардан һәм олыгаеп вафат булганнар истәлегенә район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте.

1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш 30 миллионга якын совет кешесенең гомерен алып китте.  Районыбызда туып-үскән 15 меңнән артык кеше Ватанны яклап фронтка китте, шуларның яртысыннан артыгы, Җиңү өчен гомерләрен биреп, әйләнеп кайтмады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International