Нурлатлылар Хәтер шәмен кабызды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Нурлатлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә кайгы көнен билгеләп үтү алдыннан Мәңгелек ут янында шәмнәр кабыздылар.

Йөзләгән кечкенә шәм һәм лампададан Азат итүче сугышчыга һәйкәл янында «Хәтерлибез» сүзе зур хәрефләр белән язылды. Ватанын саклап калган, киләчәк буыннарга Бөек Җиңү яулаган якташларны искә алуны үзенең бурычы итеп санаган һәркем әлеге киң колачлы акциядә катнашты. Хәтер һәм Дан мемориалына нурлатлылар гаиләләре белән килделәр.

– Без фронтта һәлак булган, тыныч вакытта яраланудан һәм олыгаеп  вафат булган, Җиңү язын туганнары һәм якыннары белән каршылый алмаган кешеләр истәлегенә шәмебезне кабызабыз, - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Людмила Михеева. Ул хезмәттәшләре белән килгән. Халкыбызның сугыштагы каһарманлыгы, анда катнашканнарның барысы турында хәтерне саклау мөһим дип саный ул. - 22 июнь - илебез өчен кайгылы көн, әмма ул һәркемгә кагыла. Моны 81 елдан соң да, теләсә кайсы вакытта да истә тоту мөһим.

Нәзилә Мостафина үз гаиләсеннән шәмне яшь ярымлык улы Азамат һәм җиде яшьлек кызы Азалия белән  бергәләп кабызды. Яшь әни сүзләренә караганда, балаларны кече яшьтән мондый акцияләргә җәлеп итәргә кирәк. “Без азат итүче сугышчыларга безгә һәм балаларыбызга тыныч күк йөзе бүләк иткән өчен рәхмәтле. Алар турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Ул беркайчан да онтылмасын", - диде Нәзилә Мостафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International