Нурлат шәһәренең Тәгълим үзәгендә балалар өчен җәйге тәрбия курслары уза

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Районда мөселман балалары өчен җәйге тәрбия курслары дәвам итә.

Хәзерге вакытта алар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә уза, анда 47 малай дини тәрбия ала. Шушы көннәрдә атналык курслар кызлар өчен дә башланачак. Уку Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең җәйге тәрбия курслары программасы буенча алып барыла һәм күп кенә күңел ачу һәм тәрбияви чараларын үз эченә ала.

Нурлаттан 6 яшьлек Әсхәт Саттаров курсларга инде икенче ел йөри. "Мин монда өлкән абыйларым Азамат һәм Булат белән йөрим. Миңа бик ошый, шушы көннәрдә янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә алып бардылар. Бик шәп булды", - диде ул.

Мөгаллимнәре Абдулла хәзрәт Мортазин сүзләренә караганда, курсларның программасы бик бай, дәресләрдән тыш балалар саф һавада да күп вакытларын үткәрәләр, уеннар уйныйлар, спорт ярышлары үткәрәләр. Туклану да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International