Уяв быел Нурлатта 1 июльдә узачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Чуаш милли мәдәниятенең Уяв бәйрәмен уздыруга әзерлек буенча чираттагы оештыру киңәшмәсе узды.

Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров җитәкчелегендә эшче төркем бәйрәмгә әзерлек планының барлык пунктлары буенча фикер алышты: интерактив һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, тематик күргәзмәләр, спорт ярышлары һ. б.

Бәйрәмгә санаулы көннәр генә калды, әзерлек тулы куәтенә бара. Уяв кунакларын кызыклы мәдәни-күңел ачу һәм спорт программасы көтә.

Бәйрәм кысаларында ТР атказанган юристы Александр Огонев призына билбау көрәше буенча традицион турнир узачак.

Җаваплы затлар алдына бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыру бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International