Нурлат укучылары янына «Татарстан скаутлары» хәрәкәте волонтерлары килде

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Кичә шәһәрнең 2 нче мәктәбенең «Хыял» мәктәп яны лагеренда «Этнохаус» республика проекты кысаларында чара узды.

Аны Татарстанның скаут хәрәкәте волонтерлары оештырды.

«Без «Этнохаус» проекты буенча эшлибез. Безнең маршрутта республиканың 11 шәһәре, Нурлат-исәп буенча алтынчы нокта. Һәр шәһәрдә без «Халык уеннары фестивале»н уздырабыз, анда балаларны Россиянең төрле халыклары уеннары белән таныштырабыз», – дип билгеләп үтте «Татарстан скаутлары» балалар иҗтимагый оешмасы президенты Аида Горбунова.

Көн дәвамында лагерь балалары лапта, бирюлька, кубарь, хабылык, малечина һ. б. кебек уеннарда бик теләп катнаштылар.

«Бу уеннарның барысы да кайчандыр бик популяр булган, хәзер алар инде онытылып килә. Безнең бурыч-балаларны алар белән таныштыру, уйнарга өйрәтү. Беренчедән, бу уеннар кулларның вак моторикасын яхшы үстерә, икенчедән, балалар буш вакытларын үткәрә торган гаджетларга менә дигән альтернатива диярлек», – дип сөйләде хәрәкәт волонтеры Александра Изотова.

"Безгә лапта уены бик ошады, ничек уйнавы турында сөйләделәр, аның кагыйдәләрен аңлаттылар. Без элек шулкадәр кызыклы уеннар барлыгын белми идек. Хәзер дуслар белән ишегалдында уйнаячакбыз"  - дип уртаклашты лагерьга йөрүче Макар Нечаев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International