Нурлатта «Хәтер шәме» патриотик акциясе узачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә мемориаль комплекс территориясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» патриотик акциясе узачак.

Биредә район һәм шәһәрдә яшәүче һәркем фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган геройлар истәлегенә шәм кабыза ала.

Ә 22 июньдә иртәнге сәгать 9.00да «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында митинг була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International