Нәрсә соң ул?
Яшен – күк йөзендә ялт-йолт итеп үтә торган гаять зур электр чаткысы. Ул яшенле яңгыр вакытында күзәтелә.
Нинди яшеннәр була?
Сызыклы яшен берничә тармаклы ут чаткыларыннан тора. Формасы белән агач ботакларын хәтерләтә.
Шарсыман яшен – шар формасындагы яшен. Бик сирәк күзәтелә. Яктылыгы электр лампочкасы яктылыгы кадәр генә.
Ничек барлыкка килә?
Күктә болытлар куерганнан-куера һәм кара-кучкыл яшенле яңгыр болыты барлыкка килә. Ә анда һәрвакыт боз кристаллары һәм су тамчылары була. Алар вакланалар, бер-берсенә ышкылалар. Шуның нәтиҗәсендә көчле электр энергиясе барлыкка килә. Ул яшен дип атала.
Зыяны
Яшен, агачларны, йортларны сугып, янгын чыгара. Кешегә тисә үтеререгә дә мөмкин.
Яшеннән ничек сакланырга соң?
Яшен вакытында өйдә булсаң яхшырак. Әгәр болын яки урманда калгансың икән, ялгыз, биек агач төбенә ышыкланырга ярамый. Яшен яшенләгәндә өй яисә кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый. Тәрәзә яныннан читкә китәргә кирәк.
Яшенүткәргеч. Нәрсә ул?
Алар электр чыбыклары яки биек багана булырга мөмкин. Яшен аңа суга да, җиргә төшеп китә һәм юк була.
– Өйдә булырга тырышыгыз;
–тәрәзә яныннан читкәрәк китегез;
– әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз;
– кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый;
– су тирәсендә тормагыз;
– машинада калсагыз, тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз;
– җиргә ятарга ярамый;
– ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз;
– яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый;
– велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.