Көн дәвамында зиратта үләнне чаптылар.
Узган ял көннәрендә Бикүле авылы халкы авылның Иске зиратына чираттагы шимбә өмәсенә җыелды. Ир-атлар электр триммерлар белән үскән үләнне чапты. Ә авыл хатын-кызлары бу вакытта алар өчен кайнар чәй һәм сыйлар белән өстәл әзерләде.
Бу зиратның бай тарихы бар, аңа 150 еллар тирәсе. Гомумән алганда, авыл территориясендә өч зират бар.
Авыл халкы аларның барысында да тәртип саклап, чиста итеп карап тора.