Узган ял көннәрендә Нурлатта пляж волейболы буенча турнир узды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

"Кондырча" паркында пляж волейболы буенча турнир узды.

Парк күп нурлатлыларга ошады. Биредә тренажерлар, беседкалар, ял итү зоналары булган спорт мәйданчыклары, пляж бар. Биредә тренажёрлы спорт мәйданчыклары, беседкалар, ял зоналары булган урыннар, коткаручыларның даими контроле астында булган пляж, киенү-чишенү, душ, ял итү урыннары бар. Салкынча эчемлекләр, татлы мамык, пешкән кукуруза сатылучы палаткалар эшли, балаларга күңел ачу өчен аниматорлар эшли.

Турнирны үткәрү идеясе ял итүчеләр кызынып, коенып кына калмыйча, рәхәтләнеп ял итә белсеннәр, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартсын өчен, спортның бу матур төрен популярлаштырудан гыйбарәт иде.

Ярышларда 7 команда катнашты, алар өчәр һәм дүртәр команда булып ике төркемгә бүленде.

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын-Иванов Дмитрий һәм Пакшин Владислав.

2 урын-Квашнин Сергей һәм Нуруллин Руслан.

3 урын-Романов Юрий һәм Миронов Егор.

4 урын-Николаев Дмитрий һәм Фирсов Дмитрий.

Волейбол уйнагыз һәм дусларыгызны да җәлеп итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International