Рөстәм Миңнеханов Казан Сабантуенда Нурлат мәйданчыгында да булды

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Сабан туенда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Нурлат мәйданчыгы белән танышты.

Бүген Казанда өч урында Сабан туе бәйрәме узды. Нурлатлылар традиция буенча Мирный бистәсендәге Каенлыкта үзләренең мәйданчыкларын тәкъдим итте. Башкалада бәйрәмне оештыруда 100дән артык нурлатлы катнашты.

Нурлат районы ишегалды милли бәйрәмнең күп санлы кунакларының игътибарын җәлеп итте. Капка янында милли киемнәрдәге кызлар биюен карарга, гармунчыларны тыңларга, алга таба Нурлат районыннан тәмле үлән чәе татып карарга, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Әхмәд ибн Фадланның Болгарга килүе" театральләштерелгән куелышын карарга, декоратив-гамәли сәнгать осталары, үзмәшгульләр иҗаты белән танышырга, милли бизәкләр, мунча себеркеләре, өй токмачлары ясау буенча мастер-классларда катнашырга, авыл мунчасын карарга, фотозоналарда фотога төшәргә һ. б. мөмкин иде. Кунакларның игътибарын тегермән җәлеп итте, биредә ашлыкның онга әйләнүен үз күзләрең белән күрергә генә түгел, ә бу процесста үзеңә дә катнашырга мөмкин иде. Спорт-күңел ачу мәйданчыгы да буш тормады, анда өлкәннәр һәм балалар чүлмәк ватуда, вертикаль һәм горизонталь колгаларга менүдә үз көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карады.  Нурлат ишегалдындагы сәхнә янындагы мәйданчык бер генә минутка да тынмады, монда якташларыбыз – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Рафис Кәлимуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Нурлат ишегалдында меңләгән кунак булды. Әлбәттә, иң хөрмәтле кунаклар-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм башкалар иде.

Алар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Нурлат ишегалды буйлап уздылар, нурлатлылар белән аралаштылар, уеннар һәм күңел ачуларны карадылар, шулай ук гармунчыларыбызның чыгышын да югары бәяләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International