Нурлат форпостчылары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионатында катнашты

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Кичә Нурлат шәһәренең «Форпост» үзәге отряды әгъзалары «Әлбәдэн-2022» хәрби уеннары фестивале кысаларында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионатында катнашты.

Ул  Питрәч районының Әлбәдән авылында узды.

Балалар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, 13 район арасында «Каршылык полосасын узу» номинациясендә 2нче урынны яуладылар. Бу номинациянең программасы үз эченә түбәндәге сынауларны ала: сугыш кирәк-яраклары тутырылган тартмаларны күчерү, АК-74 автоматын сүтеп җыю, ату, сазлыкны үтү, мина кырын узу, беренче ярдәм күрсәтү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International