Алмаз Әхмәтшин сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-медицина хезмәткәре көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез! Сәламәтлек-бәхетле һәм тулы канлы тормышның нигезендә яткан төп байлык, шуңа күрә медицина хезмәткәрләренең хезмәте элек – электән кирәкле һәм хөрмәтле булды һәм бүген дә шулай булып кала бирә.

Сезнең хезмәтегез, риясызлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм игелегегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә Нурлат районы халкының сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм киләчәккә ышаныч телим! Кешеләргә яшәү шатлыгы бирүегез үзегезгә ихтирам булып әйләнеп кайтсын!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International