"Кормыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә яшәүче нурлатлылар, шулай ук җирле мәчеткә йөрүчеләр оешкан төстә мөселман зиратын җыештыру һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик акциягә кушылды.
Инде иртәнге 7дә үк биредә эш кайнады: өлкән буын вәкилләренә яшьләр дә актив кушылды, барысы да бердәм темпта территорияне җыештыруда катнашты.
Чара Коръән уку белән тәмамланды.
"Бу инде яздан бирле зиратта икенче өмә. Традиция буенча, барысы да оешкан төстә узды, халык үзләренең эш кораллары белән килде. "Кормыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә яшәүче халыкка, Кормыш мәчете имам-хатыйбына һәм зиратны караучыга зур рәхмәт", - дип уртаклашты Нурлат шәһәренең 8нче ТОС рәисе Роза Ханеня.