Бүген медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Бу уңайдан котлауларны Виталий Негодяев та кабул итә.

Ул 2020 елның июненнән Нурлат районы үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә участок табиб-терапевты булып эшли. Тумышы белән ул күрше Самара өлкәсеннән. Самара дәүләт медицина университетында белем алган, санитар, медбрат буларак практика узган, ашыгыч ярдәмдә эшләгән – ике ел элек әнә шундый тәҗрибә һәм белемнәр белән  район үзәк хастаханәсе бусагасын атлап кергән ул.

-Минем элегрәк Нурлатта бер тапкыр да булганым юк иде, биредә эшләрмен дип уйлап та карамадым. Барысы да очраклы килеп чыкты: 4 нче курстан соң булачак тормыш иптәшем Алинә белән таныштым, ул тумышы белән  Нурлаттан һәм шулай ук терапевтка укый иде. Университетны тәмамлаганнан соң, аның туган шәһәренә бергәләп кайтырга карар иттек, - дип сөйләде Виталий Александрович.

Яңа эш урынына озак күнегергә туры килми аңа – коронавирус пандемиясенең  кызган чагы була. Шуңа

күрә  беренче көннән үк башы белән эшкә чума.

Кыска гына вакыт эчендә Виталий Негодяев бик яхшы һәм җаваплы белгеч буларак танытырга өлгерә. Ул инде меңләгән кешене кабул иткән.

Һәр авыруга, ә аның участогында аларның саны 2000 артыграк, якын килә белү, дөрес диагноз кую, тиешле дәвалау билгеләү- көн саен аңа шундый имтихан тотарга туры килә. Яшь белгечнең Нурлатлылар арасында  ышаныч яулавы исә аларның табибка мөнәсәбәтендә ачык чагыла.

-Виталий Александровичка мин үзебезнең участок терапевты больничныйда булганда эләктем. Яшь булуына карамастан, ул вакытта бик ярдәм итте ул миңа. Сәламәтлегем ай ярым диярлек борчыды, ул билгеләгән дәвалаудан соң, йөткерүнең нәрсә икәнен дә оныттым, – дип Вазыйх Идрисов рәхмәт белән.

-Хәлеңнән килгәннең барысын да эшләргә кирәк, безнең тармакта хаталар булырга тиеш түгел, – яшь табиб көн саен эшенә әнә шундый уйлар белән килә. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бер тапкыр Гиппократ анты биргән кеше гомере буе аңа тугры кала бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International