Биккол авылында укытучылар хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

2022 елның 18 июне, шимбә

Узган атнада Нурлат районы авылларында сабантуйлар шаулап узды.

Юк икән әле, халкыбызның ямьле бәйрәмнәре болар белән генә бетмәгән икән әле. Бу атна башында исә иң соңгысы, төбәктәге бер-бер артлы үткән сабантуйлар парадын түгәрәкләп, Бикколда төгәлләнде,  ниһаять.

Иң яхшы җырчыны сәхнәгә соңрак чыгаралар дигәндәй, тикмәгә генә булмаган икән бу галәмәт. Оештыру җәһәтеннән бүтәннәргә дә үрнәк булырлык иткәннәр, милли гореф-гадәтләргә яңа төр бизәкләр кушканнар Бикколлылар. Шуның өчен биредәге мәҗлес бик тә үзенчәлекле, район тарихында (хәер, бер монда гына микән?) әлегә тиклем булмаганча, көтелмәгәнчә башланып китте дә. Хикмәт шунда ки, сабантуйлар мәйданы инде озак еллар элек күренекле педагоглар

Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Нуруллина (1918-2003) һәм Хәйдәргали Галимдар улы Диндаров (1909-1973) гаиләсе яшәгән, хуҗалар үзләре васыять итеп калдырган йорт-җир һәм бакча-каралты биләмәсендә урын алган.  Һәм авыл халкының яраткан, һич онытылмас укытучылары истәлеген яд итеп, дүшәмбе көнне биредә аларның шул йорт нигезе урынына тантаналы төстә күркәм истәлек стеласы-һәйкәле ачылды. Ирле-хатынлы мәгариф әһелләре гомер кичергән изге нигезне шулай күркәм төстә билгеләп язылган хәтер ядкаренең үзәк урамда, нәкъ менә мәктәп янында, парк-бакча күршесендә урнашуы да нур өстенә нур өстәп тора кебек.

Бәйрәмдә Диндаровларның күпсанлы варислары, шушы укытучылар династиясен дәвам итүче ул-кызлар, аларның балалары, оныклар катнашты. Бу уңайдан, шушы бәрәкәтле нигездән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Илдус һәм Ирек Диндаровлар да чыгуын да өстәү урынлыдыр. Бу ике язучы, башка туганнары әти-әниләренең педагогик эшчәнлеген уңышлы күтәреп алсалар, Хәйдәргали аганың  әдәби юнәлешен дәвам иттерделәр. Ул узган гасырның 30нчы елларында ул Самара өлкәсенең Камышлы район газетасы һәм Татарстанның Чирмешән район газетасының баш мөхәррире булып торган, матбугатта үзенең байтак шигырьләрен, хикәяләрен бастырып каләмен чарлаган күпкырлы шәхес тә.

Билгеле, ямьле нигезгә чәчәкләр куйганнан соң, үз чиратында, үз җае белән сабан туе уеннары, күңелле тамашалар гөрләде. Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар, авылдашлар, кунаклар яңа көч, онытылмаслык хис-кичерешләр белән таралыштылар.

 

Автор: Гөлсинә Юлубаева, Яр Чаллы шәһәре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International