Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү процессын оештыру белән Алмаз Әхмәтшин танышты.
Нурлат районы хуҗалыкларында аяз һава торышы башлану белән терлек азыгы әзерләү темплары арта гына бара. Бигрәк тә «АгроИнвест» ИК, «Сөләйманов Ә.И.» һәм «Южная»АФ хуҗалыкларында оештырылган төстә бара. Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Южная»да булып, сыйфатлы азык әзерләүнең барлык процессы белән танышты.
Бу көннәрдә агрофирмада сенаж салу бара. Басуларда «АгроИнвест»ның икенче җыелма отряды эшли, анда 25 берәмлек техника керә. Икенче отряд «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Барлыгы ике хуҗалыкта 6 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән.
"Эш ике сменада оештырылган. Шул ук вакытта печән әзерләүне дә башлыйбыз. Бу көннәрдә тулы куәтенә эшлибез. Тулаем алганда, «Агроинвест» буенча 30 мең тонна азык әзерләү бурычы куела», – дип билгеләп үтте генераль директорның терлек азыгы әзерләү буенча урынбасары Юрий Лапин.
Басудан яшел масса терлекчелек комплексы территориясенә китерелә. Биредә 2040 баш мөгезле эре терлек асрала. Алмаз Әхмәтшин таналарны карап тоту үзенчәлекләре белән танышты, сенаж әзерләү технологиясе белән кызыксынды, анда сыйфатка аерым игътибар бирелә. Шунда ук «АгроИнвест»ның барлык өч хуҗалыгын баланслы азык белән тәэмин итә торган азык үзәгендә дә булды. Азык үзәгендә көн саен 9 рацион буенча 220 тоннага якын сыйфатлы азык җитештерелә.
Гомумән Нурлат районы буенча 2164 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган, бу барлык мәйданнарның 26 проценты дигән сүз.