Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров җитәкчелегендә узды.
2012 елның 1 июненә халыктан күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү җыелу турында мәгълүматны "Татэнергосбыт"ның Нурлат бүлекчәсе начальнигы Илдус Әхмәдиев җиткерде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ландыш Игтисамова шәһәр идарәче компанияләренең йорт яны территориясен карап тоту турында мәгълүмат бирде.
2022-2023 еллар җылылык бирү чорына әзерлек барышы турында идарәче компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясады.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү мәсьәләсен Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ралия Ханеева җиткерде.
Торак-коммуналь оешмалар җитәкчеләренә үзләре җитәкләгән оешмалар эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирелде.