Быел «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере балалар өчен 4 профильле смена оештыра.
Аларның беренчесе – “Мәдәниятләр калейдоскобы" - 97 баланы кабул итте инде. Кичә аның тантаналы ачылышында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
"Районда ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Каникулларыгызны күңелле һәм кызыклы гына түгел, файдалы да уздырыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, яңа дуслар табыгыз», – дип мөрәҗәгать итте балаларга Алмаз Сәлимович, шулай ук аларга суда һәм урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерде.
Биредә куркынычсызлык мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Лагерь башлыгы Радик Гыйниятуллин сүзләренә караганда, лагерь шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләренең тәүлек буе күзәтүе астында тора.
"Лагерьның бөтен периметры койма белән әйләндереп алынган. Моннан тыш, территориядә видеокүзәтү алып барыла, төнге вакытта лагерь хезмәткәрләре патрульлек итә», – дип билгеләп үтте Радик Габдулла улы.
Балалар өчен биредә кызыклы программа эшләнгән, көн саен төрле чаралар үткәрелә, бирегә төрле өлкә белгечләрен чакыралар, кызыклы әңгәмәләр, мастер-класслар уздыралар.
«Безгә бик ошый, вакытны күңелле үткәрәбез. Безнең отряд барлык чараларда да актив катнаша, аларның һәркайсы өчен без йолдызлар алабыз. Әлегә отрядлар арасында иң күп йолдызлар безнең копилкада, без беренче урында. Бөтен смена нәтиҗәләре буенча да без иң яхшысы булу өчен тырышырбыз", - диде Камил Мөбәрәкшин.