Нурлат гимназиясендә капиталь ремонт бара.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин гимназиядә федераль программа кысаларында алып барыла торган капиталь ремонт барышы белән танышты.
"Эшләрне 1 апрельдә подвалдан башладык, ә уку елы тәмамлангач, подрядчылар катларга күтәрелде», – диде гимназия директоры Гүзәл Хәмәдиева.
Әлеге объектта җылыту, канализация, су белән тәэмин итү системаларын алыштыру кебек эшләр башкарылачак. Алмаз Әхмәтшин, хәзерге вакытта башкарылган эшләрнең күләме һәм сыйфаты белән танышканнан соң, үз киңәшләрен бирде