Нурлат районында көзге культуралар мәйданы 15 мең гектарга якын тәшкил итә.
«Южная» агрофирмасы басуы ерактан ук игътибарны җәлеп итә, ә Андреевка авылы янында-270 гектар мәйданда көзге бодай чәчелгән. Шушы көннәрдә биредә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин булып китте. Хуҗалыкның генераль директоры Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, биредә кырларны ике тапкыр тукландырырга өлгергәннәр инде, басу чүп үләннәренә каршы да эшкәртелгән, киләчәктә яфракларны тукландыруны да, авыруларга һәм корткычларга каршы чараларны да үткәрергә планлаштыралар. Хуҗалыкта яхшы һава торышы булганда, көзге культуралардан мул уңыш алырга өметләнәләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев сүзләренә караганда, формалашкан башакларга караганда, биологик уңыш биредә 50-60 центнер булыр дип көтелә. Гомумән алганда, район буенча уҗымнарның торышы яхшы. Быел көзге культуралар мәйданы 15 мең гектарга якын тәшкил итә.