Халидә Мостафа кызы Гыйматова кичә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шәхси календарьда истәлекле көне белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәринә Сәйфетдинова һәм Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров котладылар. Алар аңа сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән, шулай ук авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Халидә Мостафа кызы Колбай Мораса авылында туган. Мәктәп елларыннан хезмәт эшчәнлеген башлаган. Аның балачагы һәм үсмер чоры авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә, бөтен эшен өлкәннәр белән бергә башкарырга туры килә аңа. Сугыш вакытында ул төрле эшкә йөри, юл төзелешендә катнаша, урманда эшли.
Кычытканлыга күчеп килгәннән соң Халидә Мостафовна «Татарстан» колхозында төрле эшне башкара, «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Ире Рифкать Гыйматов белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 6 оныгы һәм 3 оныкчыгы уңышларына сөенеп яши.