24 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Хәмәдиев ур., 19 йорт) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дистанцион форматта чираттагы Бөтенроссия көне (Skype, Viber, WhatsApp телефоны аша) узачак.
Иртщнге сәгать 8:00дән алып көндез 15:30га кадәр нурлатлылар нотариус, Пенсия фонды белгече, адвокат һәм "ТР БТИ" оешмасының Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала алачак.
Кабул итү графигы:
Пенсия фонды белгече - 8:00-09: 30
Нотариус - 11:00-12: 30
«ТР БТИ»нең Нурлат филиалы юрисконсульты - 12: 30-14: 00
Адвокат-14:00-15:30
Язылу өчен телефоннар: 2-28-24 яки 8-937-629-00-38.