Яңа Иглай авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә.
Яңа Иглай авылында модульле ФАПны файдалануга тапшырырга күп калмаган инде. Подрядчы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен дә каралган санузелны җиһазлаган, идәнгә линолеум һәм плитка җәелгән, ишекләр куелган. Биредә медицина җиһазлары кайтарасы, пандусны төзекләндерәсе, территорияне төзекләндерәсе генә кала.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин эшләрнең барышы белән танышты, подрядчы белән төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.