Иске Иглай авылында чишмә суы белән су сузалар.
Иске Иглай авылы кергән Яңа Иглай авыл җирлегендә эчә торган су проблемасын «Татнефть»гранты ярдәмендә хәл итәләр. Суүткәргеч челтәре төзү эшләре 25 майда башланды. Аларның барышы белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
"Башта чишмәдән 1400 метр суүткәргеч салдык, хәзер авыл буйлап сузабыз. Эш якынча 70 процентка төгәлләнгән, тагын 250 метрга якын торбаны саласы калды. Бу атнада мөһим конструкция – су башнясы алып килергә тиешләр, аны авылның калкулыгына фундаментка утыртабыз. Киләсе атна башында 15 кублы савыт китереләчәк. Аннан чишмә суы насослар белән су башнясына биреләчәк. Шулай ук гидрантлар да урнаштырачакбыз, алар бар», – диде подрядчы оешма мастеры Илнур Кәлимуллин.
Гомумән алганда, Нурлат районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү буенча эш төрле юнәлешләрдә алып барыла. Әйтик, апрель аенда Чулпан авылы тирәсендә су алу җайланмасыннан су кертү буенча башланган эшләр дәвам итә. «Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча без шәһәрне дә, якын-тирә торак пунктларны да су белән тәэмин итәргә планлаштырабыз, нигездә, бу-магистраль суүткәргече юлында булган авыллар. Әмзәне су белән тәэмин итү буенча өченче ел эшлибез, икенче ел - Бутаихада, Яңа Иглай авылында эшлибез», – диде Алмаз Әхмәтшин.
Шулай ук грант хисабына Яңа Иглай авыл җирлегендә Яңа Иглай авылына керү юлында «Иглай бабай чишмәсе»н төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта сызымнар, концепция килештерелә. Биредә машиналар кую урыны, шулай ук яктырту булачак. Алмаз Әхмәтшин, эшләрне башкарганда, подрядчыларга чишмәгә уңайлы керү юлы, шулай ук аның дизайнер бизәлеше кебек мөһим детальләрне дә исәпкә алырга тәкъдим итте.