1 июньнән 21 мәктәптә җәйге лагерьлар эшли башлады, тагын 3-се икенче сменада ачылачак. Быел аларда 1000ләп бала ял итәчәк.
Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә санузелларны капиталь ремонтлау бара, әмма бу да укучыларны мәктәп яны лагерында ялсыз калдыруга сәбәп булмаган. Һәр иртәдә балалар 2 мәктәп автобусында 2шәр рейс белән Югары Нурлатка кузгалалар, ялларын алар биредәге җирле мәктәп базасында җәйге ялларын үткәрәләр.
Беренче көнне үк балалар 4 отрядка бүленгәннәр, аңа исем, шигарен, җырын уйлап тапканнар.
Кыскасы, укучылар җәйге каникулларын күңелле һәм кызыклы итеп уздыралар. Кичә мәктәп яны лагеренда булып, без моңа инандык, биредә тормыш чыннан да кайный: бер төркем балалар спортзалда рәхәтләнеп уйный, икенчеләре отряд стенгазетасын ясый, өченчеләр концерт номерын кабатлый, өлкәнрәкләр ашханәдә иртәнге аш өчен өстәлләр әзерли.
«Безне монда бик тәмле ашаталар, соклар, җиләк-җимешләр, йогуртлар бирәләр. Безгә бик ошый", - дип җавап бирде балалар.
Сүз уңаеннан, вакытлыча Югары Нурлат мәктәбенә педагоглар һәм мәктәп укучылары гына түгел, ашханә хезмәткәрләре дә “күченгән”.
«Тәмле һәм файдалы булсын өчен тырышабыз. Барлык лагерьлар өчен эшләнгән Меню үз эшенә ашлар, ит, балык ризыклары, салатлар, камыр ризыклары, компотлар, соклар, җиләк-җимешне ала. Барысы да Роспотребнадзор таләпләренә туры килә, кирәкле документларны да тутырып барабыз», – дип билгеләп үтте өлкән пешекче Надежда Шәрипова.
«Заречный» балалар лагерында тәрбияләнүчеләрне дә мавыктыргыч һәм кызыклы ял көтә, «Мәдәниятләр калейдоскобы» исеме астында беренче сменада 100гә якын бала ял итә. "Лагерьга балалар гына түгел, шаян җәйге яңгыр да килде. Шуңа да карамастан, балалар сменаның беренче көннәрен күңелле үткәрделәр. Кичке чара танышуга багышланган иде: һәр отряд «визиткасын», шигарен һәм иҗади номерын тәкъдим итте», – диелә «Заречный»ның Вконтактедагы сахифәсендә.
Мәктәп яны һәм «Заречный» лагерьларыннан тыш, Нурлат укучылары республика лагерьларының профильле сменаларында да ял итәчәк. Районда җәйге ял белән 1500 дән артыграк бала колачланачак.