Нурлат укучысы әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Кайбер чыгарылыш имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды.

Быел да Нурлат укучыларының уңышлары куандыра. Әйтик, 9нчы мәктәп укучысы Руслана Нәфыйкова рус әдәбияты буенча имтиханда максималь 100 баллны җыйды. Уңышның бу шатлыгын аның белән бергә туганнары һәм якыннары, шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Мокеева да бүлешә. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә Руслана имтиханга әзерләнгән.

Руслана һәм Марина Петровнаны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International