Нурлат гимнастлары үз казанышлары копилкасын тулыландырды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре төрле дәрәҗәдәге ярышларда үз бүләкләренең санын тулыландырып, үзләренең уңышлары һәм осталыклары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.

Алар «Җиңүгә омтылыш» һәм «Балачак планетасы» республика турнирларында да уңышлы чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге 12 медаль яулады. Иң яхшы спортчылар арасында – Эмилия Сафина һәм Эмилия Сәгъдиева. Алар 1 урынны яулады.

Мәликә Әхмәтвәлиева, Рената Гайнетдинова, Камилә Таҗиева һәм Азалия Батгутдинова нәфис гимнастика буенча турнирларда дебютант булсалар да, көмеш призерлар булдылар. Бронза медальләрне Амелия Абдрахимова, Сәидә Сираҗева, Әминә Лотфуллина, Сәминә Хәбибрахманова, Азизә Зәйнетдинова яулады. 

"Кызлар бик тырышалар, борчылалар, дулкынланалар һәм аннары ирешкән нәтиҗәләренә – медальләргә, кубокларга һәм бүләкләргә генә түгел, ә дулкынлануларын җиңеп, яхшы чыгыш ясый алуларына чын күңелдән шатланалар. Бу бик зур хезмәт", - ди кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International