Михаил Безруков шахмат буенча Нурлат районы кубогын яулады

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Финал уены узган атнада шәһәр Мәдәният сараенда узды.

Шахмат-шашка клубында Нурлат муниципаль районы кубогына шахмат буенча уеннар тәмамланды. Уеннар быел 24нче тапкыр узды.

Кискен көрәштә кубокка быелгы сезон чемпионы Михаил Безруков ия булды.  Финалда ул районның тагын бер тәҗрибәле шахматчысы Владислав Герасимов белән очрашты.

Җиңүчегә күчмә Кубок, шулай ук район Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге грамотасы һәм бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International