Үзара салым программасының ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында бүген инде сөйләп торасы да юк, авыл җирендә яшәүчеләр моңа елдан-ел инана баралар: аның кысаларында күпме километр юл төзелде, зират территорияләре төзекләндерелде, авыл халкын су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һ.б. төр эшләр башкарылды.
Программа халыктан җыелган 1 сум акчага дәүләттән тагы 4 сум өстәлә. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында уза торган атналык планеркада билгеләп үткәнчә, үзара салым программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 20 маендагы карары нигезендә, авыл җирлекләренә быел гына да 68 млн 604 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Һәм ел башыннан үзара салымны актив җыеп, өстәмә финанслауны алган 12 - Әмзә, Әхмәт, Киекле, Гайтән, Елаур, Колбай – Мораса, Мамык, Яңа Иглай, Иске Чаллы, Төрнәс, Фома, Якушкино авыл җирлекләрендә агымдагы елга билгеләнгән эшләрне башлап җибәрергә өлгергәннәр дә инде. Фома авыл җирлегендә, әйтик, бу көннәрдә авыл паркында сәхнә төзү белән мәшгульләр.
- Паркка узган елда ук нигез салынды. Анда ТР Икътисад министрлыгы конкурсында откан грант хисабына сатып алынган балалар мәйданчыгын урнаштырдык. Сәхнәне үзара салым акчасы хисабына куячакбыз. Аны Нурлаттан җирле подрядчы ясый, бу көннәрдә аны алып кайтып, җыеп куясы гына кала. Бу атна ахырында узачак Сабан туе бәйрәме чараларын яңа сәхнәдә үткәрергә планлаштырабыз, - дип планнары белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов.
Үзара салым акчаларының төп өлешен быел да авыл җирлегендә юлларга, бер өлешен гидрант сатып алуга юнәлдерәчәкләр.
Быел үзара салым программасы буенча планлаштырылган эшләрнең бер өлешен Колбай Мораса авыл җирлегендә дә башкарырга өлгерделәр инде. Колбай Мораса авылында 1,2 метр киңлектәге 30 метрлы озынлыктагы җәяүлеләр күпере төзекләндерелде, 3,5 тонна сыйдырышлы сыешлык сатып алып куйганнар. Быел бу авыл халкы үзара салымны 1000әр сум җыйса, бу җирлеккә караган Көрнәле Әмзәдә 5000 сум акча җыйганнар.
- Көрналы Әмзәдә яшәүчеләр экскаватор сатып алырга теләк белдерделәр, ә менә Кече Морасада тагын бер урамда су үткәрү эшләрен төгәлләргә кирәк, – диде авыл җирлеге башлыгы Ришат Насыйбуллин. - Аларны тормышка ашыру буенча да эш алып барабыз.
Якын арада үзара салым программасы буенча районның калган авыл җирлекләрендә дә төп эшләрне башларга планлаштыралар. Чөнки программаның нәтиҗәлелеге башкарылган эш белән раслана бит.
Фото "Нурлат-информ"архивыннан.