Бикүледән Латыйповлар гаиләсе мини-ферма төзүгә дәүләт ярдәме программасыннан файдаланды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Латыйповлар - быел районда мини-ферма төзелешенә дип дәүләт ярдәме алган 12 гаиләнең берсе.
Бикүледә яшәүче  Дамир һәм Рәмзия Латыйповлар гаиләсендә көн – кыш булсынмы ул, яисә - җәйме бер вакытта, иртәнге 4тән башлана. Башкача өлгереп бетәргә дә юк, чөнки йортта терлекне һәрчак ишле асрыйлар. Менә бу көннәрдә дә хуҗабикә Рәмзия Гарифулла кызы башта 5 сыерны  савып керә. Шул арада сөт җыючы да килеп җитә, чиләк артыннан чиләкне чыгарып кына өлгер. Аннан сыерларны көтүгә куасы, бозауларны чыгарып бәйлисе, кичкегә азыгын әзерлисе бар. Әкренләп кышка дип печән дә әзерли башлаганнар инде, көннең ачылуын гына көтеп торалар да машиналарына арба тагып, болынлыкларга чыгып китәләр. Быел исә азык узган елдагылардан шактый артыграк кирәк булачак, чөнки терлекләрнең баш санын тагы да ишәйтергә исәплиләр. Моңа мини-фермалар төзелеше дәүләт программасында катнашулары сәбәпче булган. 
-    Программаның шартлары буенча савым сыерларының санын җидегә кадәр арттырырга кирәк, - диләр хуҗалар. Хәер, баш санын арттыру ниятләре элегрәк тә булган икән.
-     Хәзер бит сөтнең бәясе бик яхшы. Элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Менә бүгенге көндә 29 сумннан өйдән үк килеп алалар. Бәяләр арткач, авыл кешесенә юл ачылды дип әйтергә була. Бигрәк тә яшьләр өчен. Аннан, сыерларны кул белән савып та азапланырга кирәкми. Савым аппараты белән эш бик җиңел, – ди Рәмзия апа.
-      Шуңа авыл җирлеге башлыгыбыз программада катнашырга тәкъдим иткәч, берсүзсез риза булдык.
Рәмзия Гарифулла кызы озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ә менә ире Дамир Салих улы җирле хуҗалыкта,слесарь булып эшли. Шуңа күрә зур хуҗалык артыннан, нигездә, Рәмзия апа карый. Хуҗалыкның барлык финанс эшләрен дә махсус дәфтәрдә теркәп бара, монда барлык керем һәм чыгымнар белән һәр терлеккә кагылышлы барлык мәгълүматлар да бар. Кыскасы, Рәмзия апа үзе хисапчы да, зоотехник та. 
Кирәк икән, ветеринария табибы белән киңәшләшеп, терлекләргә уколны да үзе ясый икән.
-    Барысын да теркәп баргач, бөтен нәрсә күз алдында. Терлек азыгын, нигездә, сатып алырга туры килсә дә, мал-туар асрау үзен - үзе аклый. Быел менә һава шартлары да уңай булырга охшап тора, бәлки бәяләр төшмәсме әле, - дип өметләнә алар. 

Гомер буе мал-туар асрап, үз көчләренә генә ышанып яшәгән Латыйповларның йортлары авыл читендә үк урнашкан, бакчалары да иркен, анда яшел азыкка дип печәнен дә үстерәләр, бәрәңге, яшелчәләре дә җитәрлек була. Йортның тирә-ягын болынлыклар уратып алган, терлек асрау өчен менә дигән. Терлек абзарын да алга карап, иркен һәм нык итеп  төзегәннәр,  киләчәктә  аны иркенәйтергә дә исәплиләр әле. 
Кызлары, кияүләре Яр Чаллыда яшәсәләр дә, еш кайтып йөриләр, ярдәм итәргә тырышалар. Оныклары да бар, алар да әби-бабалары янында кунак булырга ярата. 
Дәүләттән бирелгән ярдәмне Латыйповлар рәхмәт белән кабул иткәннәр һәм ул авыл халкы өчен бик файдалы программа, дип саныйлар. Бикүле авыл җирлегендә мини-фермалар төзелешенә дәүләт ярдәме алучыларның саны артканнан - арта бара. Быел гына да әлеге программадан 5 кеше файдаланган.
Гомумән алганда, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 11 кеше субсидия ярдәмендә үз хуҗалыгын ныгытты, шуларның 5се Илюткинода, 6сы Бикүледә яши. Программада катнашырга теләүчеләр әле тагы да бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.

-    Алар арасында яшь гаиләләр дә булуы аеруча сөендерә. Программа аларга хуҗалыкларын ишәйтер өчен зур мөмкинлекләр ача. Быел гына да ике авылда яшәүчеләр программа буенча барлыгы 2 миллион 700 мең сумлык субсидия алды. Ә савым сыерларының саны якынча 25 башка артырга тиеш. Димәк, хуҗалыклар нык, ә халык эшле дә, ашлы да булачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International