Ярышларда районның 20 иң яхшы шашкачы һәм шахматчысы катнашты.
Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубы әгъзалары традиция буенча Россия көненә багышланган турнирлар оештырдылар.
Шахматта 10 кеше көч сынашты, уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Биредә Григорий Ермолаев җиңү яулады. 2 урын-Вячеслав Герасимов, 3 урын-Сергей Анисимов.
Шашкачылар арасында Рафил Әюповка тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Виталий Сидоров һәм Николай Евлейкин бүлеште.