Нурлат сабан туенда теләүчеләр ГТО нормативларын тапшырды.
Моның өчен махсус мәйданчык оештырылган иде. Бигрәк тә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук Сабан туе кунаклары да актив булды. Алар озынлыкка сикерделәр, гер күтәрделәр, тартылдылар.