Өлкәннәр иммунитетны чыныктыра

2022 елның 13 июне, дүшәмбе

Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре биредә яшәүчеләрне көн саен йөрергә алып чыга.

Саф һавада чаралар иммунитетны ныгытырга, организмның гомуми торышын яхшыртырга ярдәм итә. Шулай ук саф һавада йөрү рух күтәренкелегенә дә уңай йогынты ясый.

«Урамга даими рәвештә чыгу - ныклы иммунитет, яхшы йокы, күтәренке кәеф һәм ныклы сәламәтлек нигезе", - ди дәвалау-профилактика учреждениесе белгече Гөлисә Назыйм кызы Кәлимуллина.

Сәламәтлегендә проблемалары булган кешеләр өчен йөрү бигрәк тә мөһим. Нинди авыру булуга  карамастан, ул тормыш сыйфатын яхшырта һәм реабилитация процессында булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International