Нурлат сабан туеның абсолют батыры булып быел да Илфат Гыймадиев калды

2022 елның 11 июне, шимбә

Бу аның юбилейлы, туган җирендә Сабан туйларында исәбе буенча унынчы җиңү яулавы.

Быел Сабан туе мәйданында абсолют батыр исеме өчен Нурлатның иң көчле көрәшчеләренең берсе-абыйлы-энеле Рәмис һәм Марсель Гозәеровлар, Алмаз Мостафин һәм Илфат Гыймадиев көч сынашты. Аларның һәркайсы үз авырлык категориясендә җиңүче булды һәм абсолют батыр исеме өчен финал ярышларында катнашты. Биредә Татарстанның һәм Россиянең Көрәш буенча спорт мастеры Илфат Гыймадиев җиңү яулады.

Сабантуйның абсолют батыры традицион тәкә, аннары мини-трактор белән мәйданда мактаулы әйләнеш ясады. Соңгы елларда Нурлатта Сабан туе батырлары нәкъ менә шундый бүләк ала. Трактор ачкычларын аңа Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырды.

Традиция буенча үз үлчәү категорияләрендә барлык җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алды. Шунысы куанычлы, катнашучылар арасында батырларның гаилә династияләре дә бар инде. Әйтик, Нурлаттан Гөзаеровлар гаиләсе җиңүләре җыелмасы тагын 6 медальгә тулыланды. Бу юлы югары баскычка Марсель белән Рәмиснең уллары Радмир, Альмир, Рафис һәм Ринас та күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International